100 ел элек
2.69K subscribers
3.04K photos
90 videos
260 files
534 links
Татар-башкорт тарихы каналына рәхим итегез!
Приглашаем на исторический канал "Сто лет назад"
قناة تهتم بتاريخ التاتار والباشقرد والأقوام الإسلامية الأخرى
Download Telegram
Олуг юбилей нисбәтеннән...

Бу көннәрдә Татарстанда танылган тарихчы, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар халкының милли азатлык көрәшчесе, репрессия корбаны Һади Атласиның тууына 150 ел тулу уңаеннан юбилей чаралары булып узды. Казанда, Татарстан Фәннәр Академиясе һәм Тарих институты тарафыннан Атласига багышланган фәнни конференция уздырылды, галимнең туган ягы Чүпрәле төбәгендә дә юбилей чаралары булды. "Җыен" фонды шушы көнгә ике телдә Һади Атласига багышланган документаль китап чыгарып өлгерде. Татарстанның Милли китапханәсе дә бу эштән читтә калмады, алар Һади Атласи һәм аның турындагы хезмәтләрнең бай күргәзмәсен эшләделәр һәм халыкка тәкъдим иттеләр, шулай ук "Һади Атласи - милләтебез горурлыгы" дип аталган методик- библиографик ярдәмлек әзерләделәр һәм аның электрон вариантын мәктәпләргә тараттылар. Бу библиографик ярдәмлектә шулай ук Һади Атласи исемендәге премия лауреатлары исемлеге дә бирелгән, затлы "Мәгърифәтче" бүләге 1994 елдан бирле милләт өчен күп хезмәт куйган кешеләргә тапшырыла.
👍6🎉1
Екатеринбургтан Минһаҗетдин Миңлебай улы Әмиров китабы
👍6🥰2
Приглашение на экскурсию в Елабугу

«Елабуга мусульманская»: приглашаем на бесплатные экскурсии
по новому маршруту!
С 29 по 31 октября 2026 года Елабужский государственный музей- заповедник проведет бесплатные экскурсии для всех желающих.

Новый маршрут «Елабуга мусульманская» создан благодаря грантовой поддержке БФ «Татнефть» в рамках проекта «История, застывшая в камне: реставрация надмогильных камней Старого мусульманского кладбища». Участники экскурсии (елабужане и гости города) посетят Музей современного этно-искусства и Музей истории города, прогуляются по
Татарской слободе и Старому мусульманскому кладбищу Елабуги.
График проведения экскурсий:
• 29 октября (четверг) — 13:00 - автобусно-пешеходная
• 30 октября (пятница) — 13:00 - пешая
• 31 октября (суббота) — 10:00 - автобусно-пешеходная и
13:00 - пешая

Сбор: у Туристко-информационного центра, Казанская, 22.
Количество мест ограничено.
Запись по номеру: +79196276421 (в сообщении на ватсап укажите
дату, время и количество людей, желающих принять участие в экскурсии и свое имя).
👍5🥰3
Умра на осенние каникулы

❗️Последние места❗️
👍1
😁12🎉2👍1😢1
Строительство Первой Дальневосточной Соборной Мечети г. Хабаровска
https://domvrayu.ru/
😍7
Алабуга һәм Менделеев төбәкләренең ташъязма истәлекләре / Р.Ф. Мәрданов, И.Г. Һадиев. – Алабуга: Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, 2026. – 400 б.

Китап Татарстан Республикасының Алабуга һәм Менделеев районнарындагы татар-мөселман зиратларында сакланган гарәп язулы эпиграфик истәлекләргә (кабер ташларына) багышлана. XVII гасырдан алып XX гасыр башына кадәрге чорга караган 600 данә кабер ташы – әлеге төбәкләр һәм, гомумән, татар халкы тарихы өчен кыйммәтле чыганаклар. Китап тарих белән кызыксынучы киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

Китапны күчереп алу сылтамасы:
https://disk.yandex.ru/i/3e3eESMfNkLVeg
👍8
إِنَّا لِلهِ وَإِنَّا إِلَيْهِ رَاجِعُونَ

Иннәә лилләәһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун


Казан шәһәрендә вә әтрафында кыйраәте берлә мәшһүр кари Кәмаледдин әфәнде Сәлахеддин углы 28 нче мартта 70 яшендә даре бәкайә рихләт итте.

Мөшарүн иләйһ бу тарафта булган муллаларның вә башка кариларның биз-зат я бил-васыйта кыйраәттә остазлары иде. Мәшһүр вә шәзз кыйраәтләрдән 14 төрле кыйраәттә там мәләкә сахибе бер зат иде.

Мисырда, «Җамигуль-Әзһәр»дә һәм кыйраәт иттереп тормыш иде.
Җеназа намазында шәһәремезнең голәма вә башка кибарлары хазыйр иделәр.

رَحِمَهُ اللهُ رَحْمَةً وَاسِعَةً

(Рахимәһуллааһу рахмәтән вәәсига)



«Дөреслектә, без Аллаһныкы һәм, һичшиксез, Аңа кайтачакбыз» (Коръән, 2:156).
Казан шәһәрендә һәм аның тирә-ягында үзенең Коръән укуы (кыйраәте) белән танылган мәшһүр карый (Коръән хафиз) Кәмаледдин әфәнде Сәлахеддин улы 28 нче мартта 70 яшендә мәңгелек йортка (ахирәткә) күчте.
Телгә алынган бу шәхес (мәрхүм) безнең яклардагы муллаларның һәм башка карыйларның турыдан-туры яки шәкертләре аша кыйраәт гыйлемендә остазлары иде. Ул мәшһүр (10 мөтәватир) һәм шәзз (сирәк очрый торган 4) кыйраәтләрдән — барлыгы 14 төрле кыйраәтне камил үзләштергән оста бер зат иде.
Ул хәтта Мисырда, мәшһүр «Әл-Әзһәр» университеты-мәчетендә дә (шәкертләргә) Коръән укытып торган иде.
Аның җеназа намазында шәһәребезнең галимнәре һәм башка олуг, дәрәҗәле кешеләре катнаштылар.
Аллаһы Тәгалә аны Үзенең киң рәхмәтенә алсын!


«Воистину, мы принадлежим Аллаху, и к Нему мы вернемся!» (Коран, 2:156)
28 марта в возрасте 70 лет переселился в обитель вечности (скончался) прославившийся в городе Казани и его окрестностях своим чтением Корана знаменитый чтец (кари) Камалетдин эфенди, сын Салахетдина.
Упомянутый покойный был наставником (устазом) в науке чтения Корана для мулл и других чтецов нашего края — как напрямую (лично), так и опосредованно (через своих учеников). Он был личностью, в совершенстве владевшей 14 видами коранических чтений (кираатов) — как общеизвестными (мутаватир), так и редкими (шазз).
В свое время он также преподавал чтение Корана в Египте, в соборной мечети-университете «Аль-Азхар».
На его погребальной молитве (джаназа-намазе) присутствовали ученые-богословы (улемы) и другие почетные люди нашего города.
Да одарит его Аллах Своей необъятной милостью!


"Казан мөхбире" 29 март 1906 ел
👍11👏1😢1
Икенчесе: мәшһүр Олуг Чакмак Мөхәммәдкәшшаф хәзрәт Фәйзи идарәсендә булган мәдрәсә ки, мондагы шәкертләрнең олугларыннан 12 кадәр хәлфә, үзләренең дәресләренә дә зарар китермәс өчен, дүрт сыйныф ибтидаи (башлангыч), ике сыйныф рөшди (урта) шәкертләрен һәр сыйныфта нәүбәт илә (чиратлашып) икешәр хәлфә мөгаллимлек итеп, шул дәрәҗә тәгълим вә тәрбия итмешләр ки: мәктәп вә мәдрәсәләремезнең ислахына (реформасына) (!) иң канәгатьсез ислахчыларымыз да күрсәләр, шәят мәмнүн (канәгать) булырлар иде.
Үткән ел сыйныфларга бүленеп тәртипкә куелган вакытта беренче сафта сүгеп йөргән агайлар да хәлфәләрнең ризалыкларыны эстәргә мәҗбүр булдылар.

"Әхбар" №59
👍4🤩1💯1
مَكْتَبَةِ مَقْصُودِيَّه دَه بُولِنَانْ كِتَابْلَرْنِڭْ قِيمَتْلَرِي :

«Мәктәбәи Максудия»дә (Максуди китапханәсендә) булган китапларның кыйммәтләре (бәяләре):
№
Китап исеме һәм кыскача тасвирламасы
Бәясе
1)
«Мөгаллим әүвәл» (مُعَلِّمِ أَوَّل) — Усуле мәддия тәдриҗия үзрә әлифба (аваз методы белән җиңелдән катлаулыга таба өйрәтүче әлифба).
(15) тиен
2)
«Гыйбадәте исламия» (عِبَادَاتِ إِسْلَامِيَّه) — Мәкәтибе ибтидаия өчен мөфассал гыйльме хәл (башлангыч мәктәпләр өчен тулы дин сабаклары).
(25) тиен
3)
«Гыйбадәте исламия» (عِبَادَاتِ إِسْلَامِيَّه) — Сөаль вә җаваплысы, олуглар өчен (сорау-җавап рәвешендә, зурлар өчен).
(30) тиен
4)
«Гакаиде исламия» (عَقَائِدِ إِسْلَامِيَّه) — Мөгътәкадәт, көтебе кәлямиядән мөләххастыр (ислам гакыйдәсе, кәлям китапларыннан кыскартып алынган).
(10) тиен
5)
«Шәригате исламия» (شَرِيعَتِ إِسْلَامِيَّه) — Җәмигы әхкяме шәргыяи иҗмалән хавидер (барлык шәригать хөкемнәрен гомумиләштереп үз эченә ала).
(20) тиен
6)
«Әнбәэ әл-әнбия» (أَنْبَاءُ الْأَنْبِيَاء) — Мөфассал тарихы әнбия вә мөрсәлин, җөзъе әүвәл (пәйгамбәрләр һәм рәсүлләрнең тулы тарихы, 1 нче кисәк).
(40) тиен
7)
«Дөрусе шифаһия» (دُرُوسِ شِفَاهِيَّه) — Лөгать вә мөкяләмәи гарәбия, 2 җөзъ, (50) дәреслек (гарәп теле сүзлеге һәм телдән сөйләшү дәресләре, 2 кисәктә).
(80) тиен
8)
«Кавагыйде сарфия» (قَوَاعِدِ صَرْفِيَّه) — Төрки гыйбарә мөхтәсар сарфы гарәби (төрки телендә аңлатылган кыскача гарәп морфологиясе).
(20) тиен
9)
«Әл-каванин ән-нәхвия» (اَلْقَوَانِينُ النَّحْوِيَّه) — Гарәби гыйбарә мөфассал нәхү гарәби (гарәп телендә тулы гарәп синтаксисы).
(40) тиен
10)
«Әл-истифтах» (اَلِاسْتِفْتَاح) — Төрки гыйбарә мөфассал сарфы гарәби (төркичә аңлатылган тулы гарәп морфологиясе).
(35) тиен
11)
«Әл-истикмаль» (اَلِاسْتِكْمَال) — Төрки гыйбарә мөфассал нәхү гарәби (төркичә аңлатылган тулы гарәп синтаксисы).
(30) тиен
12)
«Мөстәнтыйкуль-әфкяр» (مُسْتَنْطِقُ الْأَفْكَار) — Гарәби гыйбарә кавагыйде җәдидәи мантыйкыя (гарәп телендә яңа мантыйк / логика кагыйдәләре).
(40) тиен
13)
«Гакаиде манзумә» (عَقَائِدِ مَنْظُومَه) — Мөгътәкадәт, «Мәгърифәтнамә»дән мәэхуздыр (шигъри формадагы гакыйдә, «Мәгърифәтнамә» китабыннан алынган).
(5) тиен
14)
«Тәрҗемане руси» (تَرْجُمَانِ رُوسِي) — Лөгать вә мөкяләмәи русияи тәгълиме шифаһи (рус сүзлеге һәм русча сөйләшергә телдән өйрәтү китабы).
(30) тиен
15)
«Гыйльмель-ард» (عِلْمُ الْأَرْض) — Геология (Садреддин Максудиныкы).
(10) тиен
16)
«Мәгыйшәт» (مَعِيشَت) — Милли роман (Садреддин Максудиныкы).
(15) тиен
17)
« Хикәяи Робинзон» (حِكَايَةِ رُوبِينْصُون) — (Робинзон Крузо хикәясе, Садреддин Максуди тәрҗемәсе).
(20) тиен
18)
«Тарихы Ислам» (تَارِيخِ إِسْلَام) — Әнбия, хөләфа, мөлүк вә сәлатыйне мөслимин (пәйгамбәрләр, хәлифәләр, мөселман патшалары һәм солтаннары тарихы).
(20) тиен
19)
«Кыйраәте төркия» (قِرَاءَتِ تُرْكِيَّه) — Лисане әдәби үзрә мөхәррәрдер (әдәби төрки-татар телендә язылган уку китабы).
(10) тиен
20)
«Мөфассал гыйльме хәл» (مُفَصَّلْ عِلْمِ حَال) — (Тулы дин гыйлеме дәреслеге).
(30) тиен
👍4🥰1
Дини җәдвәл, дини җәдвәл!
Күңелләрдә – хәтирәләр,
Йөрәкләрдә – тирән эзләр,
Үтеп китте яшь гомерләр...
👍9🥰2
Рахманколы_Солтан_Руслар_өчен_татарча_өйрәткеч_укырга,_язарга_һәм.pdf
70.6 MB
Рахманколы Солтан. Руслар өчен татарча өйрәткеч - укырга, язарга һәм сөйләргә. 1912, 112 бит.

💳  - иганәче булып ярдәм итү (boosty)
💻  - платформабыз
📣  - каналыбыз
😍1