100 ел элек
2.69K subscribers
3.04K photos
90 videos
260 files
534 links
Татар-башкорт тарихы каналына рәхим итегез!
Приглашаем на исторический канал "Сто лет назад"
قناة تهتم بتاريخ التاتار والباشقرد والأقوام الإسلامية الأخرى
Download Telegram
Урыслар өчен татар теле дәреслеге

2нче баскыч 5 сыйныфлары һәм зурлар курслары өчен
1928

#китап_бите
#Голод начала 20-ых голов
башкорт №10.pdf
31.3 MB
Татарча язылган "Башкорд" гәҗите.
Ленинград, 1931

#мәчетләр
Хөтбәләр китабы

Әл-хаҗҗел-харамәйни мулла Исмәгыйль Габиди
Казан, Бишбалта
1917 нче сәнә 11 гыйнвар
Мәшһүр Бәхтияр Габделҗәлил улы Мәмдәли кулъязмасыннан улының солдатка алынуы турында:

1303 (1885) нче сафәр 1нче гашер ахырында Фәйзеррахман солдатка алынды, иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.
9 ай ярым микъдары кәфер хезмәтенә гөрефтар (дучар) булып, төрле михнәтләр күргәннән соң, шул ук 1303 нче сәнә зөлхиҗҗә аеның 9нчы көнендә пәнҗешәмбе көн гәрәфә көнендә мәзкүр Фәйзеррахман бин мулла Бәхтияр кәфер хезмәтеннән нәҗат(котылу) тапты, әлхәмдүлилләһ галә зәликә бәл галә җәмиге нәгъмәиһи хосусан галә нигъмәтил-исләм вә мүтәбәгати сәййидил-әнәм галәйһи вә галә алиһи вә галә җәмигел-әнбияи күллү әфдалиссалавати вә әфдалиссәлам (моңа Аллаһка хәмед булсын, моңа гына түгел, бөтен нигъмәтләренә, хосусан, ислам һәм галәмнәр сәййиденә(аңа һәм гаиләсенә һәм бөтен пәйгамбәрләргә иң яхшы салават һәм иң яхшы сәлам булсын) иярү нигъмәте өчен) .

#шәхесләребез
Ахун авылының икенче мәчет имамы Муса хәзрәтнең Нижгар ярминкәсенә китүе турында мөфтияткә язган рапорты, 1897
Адәм вә Иблис М.ГАФУРИ.pdf
1.3 MB
Мәҗид Гафуриның башкорт теленә тәрҗемә ителгән дини төсмерле шигырьләр җыентыгы.
Күккә ашкан манаралар
Дәшә безне изгелеккә.
Раббым Үз рәхмәтен бирер
Юллар салсак игелеккә!

Мәшәкатьләр белән тулган дөнья тормышында, әлхәмдулилләһ, сәҗдәләрдә күңелеңне тынычландырып чыгу өчен Раббыбызның йортлары - мәчетләребез бар! Күпләр шул йортларга килеп, тынычлык табуның ләззәтен генә белеп бетермиләр ...

Габделкәрим Моратов, рәхимәһуллаһу тәгалә рахмәтән вәсигатән
Tatarskaya_periodika.pdf
6.7 MB
Татарская периодическая печать: научно-энциклопедическое издание.

Язык: русский

Автор: Сост. и науч. ред.: Р. А. Айнутдинов, З. З. Гилазев.
Издательство: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ
Год издания: 2017
Кол-во: страниц 200
1917 елда вафат булган бөтенрүсия күләмдә тәсәувыф шәехе ишан Зәйнуллаһ хәзрәт Рәсүлинең шул ук елны Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин тарафыннан төзелеп бастырылган җыентыкның хәзерге хоруфәткә тәрҗемәсе Мәскәүдә басылып чыккан булган былтыр, әле яңа кулга эләкте. Рәхимәллаһул-җәмига!
Forwarded from 100 ел элек
Элек Нижгарга ярминкәгә китү өчен генә түгел, түбә ябу өчен дә мөфтидән рөхсәт сораш булган 😁
Өстәрәк (https://t.me/tarihikanal/1278 монда хата киткән "сафәрел-хайр унысы ахырында" дип укырга кирәк) улы солдатка алыну турында кулъязмасы китерелгән галим Мәмдәл авылының икенче мәчет имамы Бәхтияр Габделҗәлил улы язган рапорт һәм хәзрәтнең үзе, нәселе турында галимә Ләлә Мортазина язган китап тышлыгы.

#шәхесләребез
Башкиры. Максютово, Клинцовский р-н, Саратовская обл.
1937