100 ел элек
2.69K subscribers
3.04K photos
90 videos
260 files
534 links
Татар-башкорт тарихы каналына рәхим итегез!
Приглашаем на исторический канал "Сто лет назад"
قناة تهتم بتاريخ التاتار والباشقرد والأقوام الإسلامية الأخرى
Download Telegram
Алман иленең әсирләр лагерендә Беренче бөтендөнья сугышы әсирләре гает намазын укый
Мәскәү мәчете


#мәчетләр
Мәрҗани мәчете


#мәчетләр
Forwarded from Татар киеме
"Хатыннары калфак, тәкыя, читек, кәвеш киеп, урамга чыктыкларында чапан бөркәнәләр".
Татар хатыннары турында Р. Фәхреддиннең " Сәлимә, яки гыйффәт" әсәреннән.
Минская мечеть и её имам Мустафа Смайкевич, начало XX века
Шейх Махмуд аль-Хусари во время посещения СССР даёт урок Корана в московской мечети, 1970
Габделкәрим хәзрәт_азан
<unknown>
Бүген Габделкәрим хәзрәтнең вафат булуына бер ел тулды. Ул фазыйль, динне ригая кылучы, гөнаһлардан ерак торучы адәм иде. Шулай ук кавеме тарихы белән кызыксына торган, авылы, нәселе тарихын белергә иҗтиһад кылучы кеше дә иде. Аның татар мәкаменә туры китереп әйткән азан тавышын тыңлаганнан хасил булган әҗер-саваплар рухына ирешсен, Аллаһ газзә вә җәллә үзенең киң рәхмәтенә алып, оҗмах бакчаларында очрашырга насыйп әйләсен!
رحمه الله رحمة واسعة وغفر الله له وحشره في زمرة الصالحين وٱدخله الجنة بلا حساب ولا عذاب وعامله الله تعالى بالكرم واللطف والحلم كما كان هو كريما ولطيفا وحليما
🥰1
Мединские студенты татары
Никадәр канечкеч дәүләт!
Сугышка кадәр продналоглар, заёмнар белән буып, аннары мал-мөлкәтләрен колхозга җыеп, трудодень белән түләп, сугыш елларында бөтен үстергәнен сугышка тартып алып, сугыштан соң да безнең әбиләребезнең җанын ашаган дәүләт. Ятим балаларын ашатыр өчен җыйган бер кг. арыш башагы өчен тол хатыннарны ничә елларга төрмәгә озаткан дәүләт.
Беседка в саду кулака в дер.Олуяз Арского кантона (ныне Сабинского р-на ТАССР)
Forwarded from 100 ел элек
Бәләбәй өязеннән язуларына күрә, Каръяуды волосте Каран карьясендә 6-7 елдан бирле сәүдә итүче бер русның Нина исемле 17 яшьлек кызы исламны кабул итеп, шул карьянең ахунд вә мөдәррис Фәтхелбәян хәзрәтнең углы Әхмәдхәбиб әфәндегә кияүгә чыккан һәм Рәшидә исемен алган.
Корыч волосте Катай карьясендәге бер кибетче русның 19 яшьлек Анастасия исемле кызы мөселман булып, Мөслимә исемен алган һәм Иштирәк карьясенең мөәззин углы Хадимулла исемле шәкерткә кияүгә чыккан. Каръяуды волосте Байкилде карьясендә Байхуҗа исемле чирмешнең Җомабикә исемле 18 яшьлек кызы дин исламны кабул итеп Мәдинә аталган вә Туньяш авылының Исмәгыйль бин Мөшрифкә кияүгә чыккан.
Мөселманнарның кызны придансыз алулары, никахның җиңел вә расходсыз булуы, мөселманнарда гаилә мәгыйшәтенең яхшырак вә мөселманнарның аеграк булулары рус кызларының мөселманларга тартылуларына сәбәп булса кирәк.
Вакыт, 1908, №294

#милли_матбугат
#мәхәббәт
Иганә сорыйлар

Иске Салманда 7 нче июньдә янгын булып 102 йорт, мәсҗед мәдрәсә 2 сәгать эчендә көлгә әйләнделәр. Зарар ярты миллион хисаплана.
Мәрхәмәтсез ут өйләрне яндырган шикелле, шәриф рамазанда сәхәр-ифтар өчен әзерләнгән ризыкларны да калдырмады. Күп кешеләр бер телем икмәккә, бер эчәрлек чәйгә мохтаҗ булып, ындыр, мунчаларда торалар. Шул мескеннәрнең аянычлы хәлләрен игътибарга алып, Иске Салман комитеты газеталар аркылы һиммәт ияләреннән хәлләре кадәр түбәндәге адрес белән иганә кылуны үтенергә карар бирде: Казан губернасы, Спас өязе, Матак волосте, Иске Салманның мулла Габдеррәүф Арслановка. Комитетның рәисе Борһанеддин Әхметов. Сәркәтибе Габдеррәүф Арсланов.

"Аваз" газеты, 1917 ел 17 июнь.